news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә милли көрәш фестивале уза

Чара "Милләтләр бердәмлегендә - үсеш һәм җиңү!" шигаре астында уза.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Мәскәүдә Олимпия уеннары исемлегенә кертелмәгән Россия халыкларының милли көрәш фестивале узачак. Бу хакта башкала татарлары "Штаб"ы хәбәр итә. 
 
Чара 26 август көнне Иван Ярыгин исемендәге көрәш сараенда үтәр дип көтелә. 
 
Чараны оештыручылар исемлегендә Россия мөселманнары Дини шурасы да бар. 
 
Чарада катанашучылар билбау көрәше, себер халыклары көрәше, грэпплинг көрәш (көрәшнең барлык дисциплиналарының техник өлешен үзенә туплаган, иң аз чикләүләргә ия көрәш төре - ТИ.) төрләрендә үзләрен сыный алачак. 
 
Фестиваль "Милләтләр бердәмлегендә - үсеш һәм җиңү!" шигаре астында уза. 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot