Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләр турында фикер алышачаклар
Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләр турында фикер алышачаклар
(Мәскәү, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). Бүген Мәскәүдә РФ Төбәк үсеше министрлыгының конференцияләр залында әлеге ведомство башлыгы Владимир Яковлев рәислегендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә министрлык һәм гражданнар җәмгыяте институтлары багланышларына багышланган киңәшмә узачак. Очрашу барышында милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә ирешелгән уңай нәтиҗәләрне теркәү һәм Россия милли оешмаларының конфликтсыз милләтара багланышларга керткән өлеше турында фикер алышу планлаштырыла.
Киңәшмәдә федераль милли-мәдәни мохтәриятләр җитәкчеләре, милли берләшмәләр, РФ Диаспоралар берлеге, РФ аз санлы халыклар ассоциациясе әгъзалары, эксперт-фәнни үзәкләр белгечләре катнаша.