news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә мөселманнарга намазны өйдә укырга киңәш иттеләр

Коронавирус таралу сәбәпле, Россия башкаласында югары әзерлек режимы кертелә.

Мәскәүдә мөселманнарга намазны өйдә укырга киңәш иттеләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCOV) таралу куркынычы булу сәбәпле, дин тотучыларга намазны өйдә укырга киңәш ителде. Бу турыда Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара багланышлар департаменты хатында хәбәр ителә.

Россия башкаласы Мәскәү шәһәре территориясендә югары әзерлек режимы кертелә. Шула уңайдан хат Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдингә, «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү мөселманнары һәм Үзәк төбәк мөселманнарының Диния назәрәте рәисе Әлбир Кргановка, Себер мөселманнары Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең Мәскәү шәһәре мөселманнары «Ярдәм» дини оешмасы җитәкчесе Рәшит Баязитовка юллана.

«Мәскәү мэрының 2020 елның 10 мартындагы Указында күрсәтелгән таләпләрне катгый үтәргә кирәклеген дин тотучыларга аңлату буенча тиешле чаралар күрүегезне үтенәбез. Мәскәү шәһәре территориясендәге мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына килүче мөселманнарның санын мөмкин кадәр киметүне тәэмин итүне, шулай ук дин тотучыларга намазны өй шартларында укырга киңәш итүегезне сорыйбыз», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100