news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә мөселманнар өчен бушлай кайнар элемтә ачылды

Мәскәүнең Җәмигъ, Тарихи һәм Мемориаль мәчетләрендә эшләүче имамнар телефон аша консультация бирә.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә коронавирус эпидемиясе чорында мөселманнарга консультация бирү өчен бушлай кайнар телефон элемтәсе эшли башлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Теләгән һәркем, 8 800 600 26 35 номеры буенча шалтыратып, Мәскәүнең Җәмигъ, Тарихи һәм Мемориаль мәчетләрендә эшләүче имамнардан киңәшләр, үгет-нәсихәт һәм аңлатмалар алачак.

«Бу башкала мәчетләрендә күмәк гыйбадәтләр, шул исәптән җомга намазларын кичектерүгә бәйле махсус режим кертелүгә бәйле. 10 апрельгә кадәр дин тотучыларны намаз уку өчен мәчетләргә кертмиләр, шулай ук гыйбадәт кылу яки үзеңне борчыган сорауларга җавап алу өчен кизү торучы имамнар белән аралашу да вакытлыча тыела.

Пандемия чорында һәм эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр дин тотучылар телефон аша имамнардан консультация ала. Дини йолалар (моңа мәет җирләү керми) үткәрүне, мөселманнарның өендә оештырыла торган мәҗлесләрне һәм дини җыелышларны коронавирус таралу куркынычы беткәнчегә кадәр берничә атнага кичектереп торырга киңәш ителә», диелә хәбәрдә.

Дини йолалар һәм гыйбадәтләрне, башка вакытка күчерү мөмкин булмаганлыктан, ритуаль хезмәтләр гадәти режимда эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100