news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә мөселман балалары исем кушу турында яңа таныклык алачак

Таныклык китап форматында булачак, анда аерым биттә бала һәм аның әти-әнисе турында мәгълүмат язылачак.

Мәскәүдә мөселман балалары исем кушу турында яңа таныклык алачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Тиздән Мәскәүнең кечкенә мөселманнары исем кушу турында яңа таныклык алачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте исем бирү таныклыгының яңа дизайнын эшләгән. Ул китап форматында булачак. Анда аерым биттә бала һәм аның әти-әнисе турында мәгълүмат языла.

Исем кушу - һәр мөселман тормышында дулкынландыргыч һәм мөһим вакыйга. Бала туу - ул сөенеч, бәхет һәм шул ук вакытта ата-ана өчен зур җаваплылык. Әти-әнисе баланың сәламәтлеге, тәрбиясе турында гына түгел, шәригать кануннарын саклавын да кайгыртырга бурычлы. Шуларның берсе - балага исем сайлау.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте әлеге вакыйганы тагын да тантаналырак итәргә карар кылган. Әлеге документ күп еллар дәвамында якты хатирәләр генә саклавын, ә аның хуҗасының әхлаклы һәм гадел мөселман булып үсүенә ышанасы килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100