news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Мәрҗанинең нәсел дәвамчысы татар мәгърифәтчесенә багышланган чарада катнашкан

Мәскәүдә Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган берничә чара оештырылган.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чарада Мәрҗанинең нәсел вәкиле Анастасия Галәүетдинова катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөек татар мәгърифәтчесе, тарихчы, дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә берничә чара узды. Аның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган онлайн-лекция Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәптә Каюм Насыйри исемендәге үзәктә булды.

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган “Татар Геродоты” дип аталган лекция үткәрелде. Әлеге чарада Мәрҗанинең нәсел вәкиле Анастасия Галәүетдинова катнашты, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot