Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Сабан туена әзерләнәләр
Бәйрәм Коломнада 9 июльдә башлана.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Сабан туе июль аенда узачак. Традицион рәвештә аны Россия башкаласында да, өлкә шәһәрләрендә дә билгеләп үтәләр. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәтендә җиткерделәр.
Бәйрәм Коломнада 9 июльдә башлана. Аны оештыруда Татарстанның Лаеш районы катнаша.
Мәскәүдә шәһәр бәйрәме “Коломенское” дәүләт Мәскәү музей-тыюлыгында 22 июльдә булачак. Шәһәрнең әлеге тарихи урынында Сабан туе җиденче тапкыр үткәрелә. Аларның күптәнге ышанычлы партнеры – Чаллы каласы.
Домодедовода сабан бәйрәме 15 июльдә XII милли бәйрәм булып уза. Биредә Яңа Чишмә районы вәкилләре катнаша.
Быел Сабан туе Россиянең 58 төбәгендә, шулай ук 32 якын һәм ерак чит илләрдә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз