news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “Мәүлид ән-Нәби” бәйрәм кичәсе була

Мөселман нәшидләрен башкаручы буларак дөньякүләм танылган Maher Zain да анда катнашачак

 (Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). 25 гыйнвар сәгать кичке 6да Мәскәүнең “Крокус Сити Холл” концерт залында мөселман нәшидләрен башкаручы буларак дөньякүләм танылган Maher Zain (Россиядә ул Махер Зейн буларак билгеле) катнашында “Мәүлид ән-Нәби” бәйрәм кичәсе була. Аерым алганда, бу атна якшәмбе кич булачак концертка кадәр тамашачыларны фойеда мөселман сәнгате әсәрләре күргәзмәсе көтә һәм осталык дәресләре үткәрелә.

“Мәүлид ән-Нәби” бәйрәме – ул мөселманнар мәдәни тормышындагы белем бирү-агартуга корылган үзенчәлекле вакыйга. Бу чара традицион мөселман кыйммәтләрен, гуманизм идеяләрен пропагандалауга һәм рухи үсешкә юнәлтелгән. Россия Мөфтиләр шурасының социаль-хәйрия һәм рухи-агарту эшчәнлеге департаменты белән Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә, инде 9 нчы ел рәттән шундый чара үткәрә. “Пророк Мухаммад – милость для миров” дигән исем астында Бөтенроссия шигърият конкурсы үткәрелде. Аның нәтиҗәләре бәйрәм барышында билгеле булачак. Әлеге дини бәйрәм ел да 6 меңнән артык тамашачыны үзенә җыя. Бөек рус әдәбияты классигы Лев Толстой да Мөхәммәд Пәйгамбәребез турында, ул кешеләргә рухи бөеклеккә күтәрелү юлын күрсәтте, дип язган иде. Мәскәүдәге чаралар бу хакыйкатьне күбрәк катлам кешеләргә яхшырак төшенү мөмкинлеге бирер дигән өмет бар.

Төрле вакытта Җиргә Пәйгамбәрләр аша җибәрелгән могҗизалар быелгы бәйрәмнең төп темасы итеп сайланган. Әлеге проектны оештыручылар аны залда булган һәркем бөек могҗиза – ул яшәү, кешенең үзе һәм аның тирәсендәгеләр дип тоярлык итәргә тырыша. Концертның яктылык, тавыш һәм күренеш эффектлары тамашачыны гаҗәеп атмосферада итеп хис итү мөмкинлеге бирә. Россиянең һәм ерак чит илләрнең танылган сәнгать әһелләре нәшидләр, мөнәҗәтләр башкара, Мәүлид бәйрәмнең төп кунагы - дөньякүләм танылган нәшидче Maher Zain. Кешеләр яратып өлгергән композицияләр белән беррәттән, ул Мәүлидкә атап махсус язылган әсәр тәкъдим итәчәк, дип белдерә “Мәүлид ән-Нәби” бәйрәмен оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100