news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Мәүлид бәйрәме уңаеннан «Мин кем» спектакленең премьерасы булачак

Биредә яшерен никахлар, өйдәге җәбер-золым, алкоголь һәм комарлы уеннар, «иркә бала» һ.б. темалар һәм төшенчәләр ачып биреләчәк.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 мартта Мәскәүнең Crocus City Hall концерт залында Мәүлид бәйрәме кысаларында «Мин кем» дигән спектакльнең премьерасы була. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтенең театраль тамашалары инде күркәм гадәткә әверелде. 14 ел эчендә оештыручылар 100 мең тамашачы өчен төрле чаралар үткәргән. Бу юлы сәхнәдә биш сюжет күрсәтеләчәк, аларның һәркайсында бер гаиләнең тарихы бәян ителә һәм һәр герой төрле яктан ачып бирелә.

Чарага килгән кунакларга гаилә мөнәсәбәтләре һәм кыйммәтләре күзлеге аша исламның бөтен матурлыгын һәм зирәклеген ачу мөмкинлеге тудырылачак.

Спектакль барышында яшерен никахлар, өйдәге җәбер-золым, алкоголь һәм комарлы уеннар, «иркә бала» һ.б. темалар һәм төшенчәләр ачып биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Спикерлар ролендә Мәскәү Мемориаль мәчете имам-хатыйбы, «Триллионер» проектына нигез салучы Шамил Аләветдинов, Мәскәү мөфтие, «Мин кем» проектының генераль директоры Илдар Аләветдинов, Ислам университеты ректоры, Голәмәләр шурасы әгъзасы Абдишукюр Нарматов, ислам белгече Эльмир Кулиев һ.б. чыгыш ясаячак.

Фойеда исә тамашачылар өчен аерым программа тәкъдим ителәчәк: Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) хәдисләргә таянып яңадан торгызылган бүлмә экспозициясе; мөселманнарда никах һәм гаилә традицияләре турында сөйли торган экспозицияләрне үз эченә алган күргәзмә залы; 2 яшьтән узган 200-300 сабыйга исәпләнгән «балалар бакчасы»; яшүсмерләр өчен – өстәл уеннары; тематик фотозоналар булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100