news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә һәм Казанда Марат Бәшәров катнашында "Югалган вәсыятьнамә" спектакле күрсәтеләчәк

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган спектакль – Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган проект.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", Венера Вәлиева). 29 гыйнварда Мәскәүдә Крокус Сити Холл концертлар залында Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә һәм ислам фәлсәфәсенә багышланган “Югалган вәсыятьнамә” исемле музыкаль спектакльнең премьерасын тәкъдим итәчәк.

Төп рольне танылган театр һәм кино артистлары – Татарстанның атказанган артисты, Россиянең дәүләт премиясе лауреаты Марат Бәшәров, театр һәм кино актеры Шамил Хаматов, Казахстан актрисасы Бибигөл Актан Сөеншалина башкара.

Шулай ук тамашада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, И.Базоркин исемендәге Ингушетия дәүләт драма театры, Г.Цадас исемендәге Авар музыка-драма театры, А.-П.Салаватов исемендәге Дагыстан музыка-драма кумык театры артистлары катнаша.

“Югалган вәсыятьнамә”нең сценарий авторлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры һәм актеры Илгиз Зәйниев һәм Ренат хәзрәт Абянов, режиссер – Илдар Кәрим.

Спектакльнең эчтәлеге яшь кызның кыенлыклардан котылу юлын әзләп күпердән упкынга адым ясарга торганда бер егет белән очрашуы тарихына нигезләнгән. 3D элементлары белән театраль тамашада ислам дөньясы галимнәре, мөселман халыкларының милли геройлары һәм күренекле шәхесләре катнашкан күренешләр бар, шул исәптән Ибн-Фадлан һәм Салават Юлаев, Мөхлисә Буби һәм Муса Бигиев чорлары тасвирлана. Аларның кыенлыклар булганда, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) вәсыятьнамәсенә мөрәҗәгать итеп, проблемадан чыгу юлын эзләүләре күрсәтелә.

Тамашага Россия хакимияте җитәкчелеге, республика җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, дипломатлар, республиканың вәкаләтле вәкилләре чакырулы. 

Россия Мөфтиләр шурасы Аппараты җитәкчесе ярдәмчесе Гүзәл Мөбинова “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, бу спектакль февраль ае башында Казанда, шулай ук Уфада күрсәтеләчәк, ел дәвамында аны Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Төмән, Самара, Ульяновск, Махачкала тамашачылары күрер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100