Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Мәхмүт Галәү каберенә чәчәкләр салдылар
1937 елда ул татар милләтчеләре оешмаларына катнашы булуда гаепләнеп кулга алына һәм атып үтерелә.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Дон зиратындагы «Сәяси репрессия корбаннарының № 1 гомуми каберлегендә» СССР Язучылар берлеге әгъзасы, публицист һәм тәрҗемәче Мәхмүт Галәү псевдонимы белән иҗат иткән Мәрҗани Мәхмүт Галәветдин улы да бар. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин әлеге кабергә чәчәкләр салды. Бу хакта вәкилленең матбугат хезмәет хәбәр итте.
Бу каберлектән республиканың җиде җитәкчесе, институт директорлары, гади эшчеләр, язучылар һәм хәрби җитәкчеләр дә бар. Диаметры якынча 2,5 метр булган «№ 1 гомуми каберлеккә» репрессияләнгән 5 000 күбрәк кешенең көле күмелгән.
Мәхмүт Галәү 1886 елның ноябрендә Ташкичү авылында (Татарстанның хәзерге Арча районы) укытучы гаиләсендә туа. Аның абыйсы Шиһабетдин Мәрҗани дә рухи белемнәрен нәкъ шушында ала башлаган. Ул Габдулла Тукай белән яхшы таныш була. Казанда Харитонов типографиясендә эшләгәндә ул «Болгар» номерларында Тукай яшәгән 40 нчы бүлмәгә еш керә. Шагыйрь аны «Мәрҗани» дип атаган.
Сталин репрессияләренең иң кызганы вакытында, 1937 елда Мәхмүт Мәрҗани татар милләтчеләре оешмаларына катнашы булуда гаепләнеп кулга алына һәм атып үтерелә. Үлеменнән соң, 1957 елда аклана.
Галәветдинов Мәхмүт Галәветдин улын гаепләү турында эшне 1957 елның 9 мартында СССР Югары Судының Хәрби Коллегиясе яңадан карый. Югары Судының Хәрби коллегиясенең М.Г. Галәветдиновка карата 1937 елның 4 ноябрендәге хөкем карары яңа ачылган хәлләр буенча юкка чыгарыла һәм җинаять составы булмау сәбәпле, эш туктатыла.Ул үлгәннән соң реабилитацияләнә.
Безнең көннәргә кадәр бу талантлы язучы турында документлар бик аз сакланган, ә фотографияләре һәм шәхси әйберләре тагын да азрак. Мәхмүт Галәүнең күпчелек кулъязмалары юкка чыккан. 2015 елда язучының кызы үз оныгы ярдәмендә Дон зиратында Мәхмүт Галәүнең каберен таба.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз