news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне билгеләп үтелә

Мәскәүдә бу якшәмбедә "Измайлово" концерт залында Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышлап бәйрәм концерт уздырыла.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә бу якшәмбедә "Измайлово" концерт залында Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышлап бәйрәм концерт уздырыла. Бу хакта ИНТЕРФАКС җиткерә.

Концертны Россия мөселманнары Диния җыены, Сирия вакыф министрлыгы, Дагыстан мөфтияте, Россия иҗтимагый палатасы, Мәскәү хакимияте оештыра.

Чара хәйрия характерында уза: билетлар сатудан кергән акча Россия президенты карамагындагы дин оешмалары белән үзара хезмәттәшлек советының гуманитар ярдәм күрсәтү комиссиясе фонды аша Сирия халкына ярдәм буларак җибәреләчәк.

Концертта Россия, Төркия, Сирия, Үзбәкстан төбәкләреннән килүчеләр мөнәҗәтләр башкарачаклар.

Сирия делегациясенең сугыш уты тынганнан соң беренче мәдәни чарада катнашуы истәлекле вакыйга булачак.

Кунакларга Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәч бөртеге күрсәтеләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot