news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә лифт очып төшкән: биш кеше вафат

Башлангыч мәгълүматлар буенча, үлүчеләр барысы да эшчеләр булган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә лифт төшеп китү сәбәпле, биш кеше үлгән. Бу хакта хокук саклау органнары мәгълүматына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Мәскәүнең төньяк-көнбатыш өлешендәге Шеногин урамында бара торган яңа төзелеш объектында лифт җимерелеп төшү сәбәпле биш кеше үлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗигага таручыларның барысы да эшчеләр булган. Өчесе урында ук, икесе сырхауханәгә илткәндә үлгән, дип билгеләп үткән агентлык әңгәмәдәше.

Лифт төшкән урында хәзерге вакытта оператив-тикшерү группасы эшли, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot