news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт була

Чара Россия башкаласында 15-17 августта үтәчәк Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында уза.

Мәскәүдә Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт була
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 16 августта Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россия башкаласында 15-17 августта үтәчәк Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында уза.

Сәхнәдә Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Марсель Вәгыйзов, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, халыкара бәйгеләр лауреаты Илнар Миранов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һ.б. катнаша.

Җырчының кызы – Зөлфия Авзалова кичә кунакларына 2009 елда әнисе башлангычы белән төзелгән Әлфия Авзалова фонды хакында сөйләячәк. Фондның максаты – Татарстанның мәшһүр артистлары тарафыннан булдырылган традицияләр нигезендә халык, эстрада сәнгатен саклау һәм үстерү, диелгән әлеге хәбәрдә.

Концерт программасын Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot