news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Әлфия Авзалова исемендәге беренче фестиваль «Измайлово» концерт залында була

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге гала-концертны оештыруда катнаша.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Әлфия Авзалова исемендәге беренче Халыкара фестиваль-конкурсның Гала-концерты Мәскәүдә «Измайлово» концерт залында 30 мартта була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Әлфия Авзалованың кызлары Зөлфия Нигъмәтҗанова һәм Гүзәл Авзалова булган. Алар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашкан.

Очрашуда шулай ук Әлфия Авзалова исемендәге Беренче Халыкара фестиваль-конкурсның гала-концертын оештыручылар да катнашты. Очрашу булачак чарага әзерлек кысаларында узды. Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге гала-концертны оештыруда катнаша, диелгән бу хәбәрдә.

Тамашада Россия һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалеева, Рәшит Сабиров һәм Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов һәм Алинә Шәрипҗанова, Россия һәм халыкара конкурслар лауреаты Илнар Миранов һәм башкалар катнашачак.

Мәскәүдә легендар татар җырчысы Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган беренче концерт 2018 елның 16 августында булды. Ул башкалада Татарстан Республикасы Традицион мәдәният көннәре кысаларында узган иде.

  • Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, татар филармониясе солисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның 15 июнендә вафат булды. Аңа 84 яшь иде. Җырчы Казанның Яңа Татар зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100