Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә һәлакәткә юлыккан самолетның кара тартмаларын француз экспертлары килгәннән соң гына ачалар
Total башлыгы Кристоф де Маржери сишәмбегә каршы төндә "Внуково" аэропортында Falcon самолеты кардан чистарту машинасы белән бәрелгәндә һәлак булды
(Мәскәү, 21 октябрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Дәүләтара авиация комитеты (ДАК) белгечләре "Внуково" аэропортында һәлакәткә юлыккан Falcon самолетының кара тартмаларын француз белгечләре килеп җиткәнән соң гына ачачаклар, дип хәбәр итә ДАК матбугат хезмәте.
Франциянең авиаһәлакәтләрне тикшерү буенча бюросы (ВЕА) тикшерүдә катнашу өчен тулы вәкаләтле вәкил һәм биш киңәшчене (BEA, Dassault – самолетны эшләүче һәм Unijet – авиакомпания вәкилләре) билгеләгән. Алар бүген кич Мәскәүгә килә.
Искәртеп узабыз, Франциянең Total нефть компаниясе башлыгы Кристоф де Маржери сишәмбегә каршы төндә Мәскәүнең "Внуково" аэропортында Falcon самолеты кардан чистарту машинасы белән бәрелгәндә һәлак булды.
Һәлакәттә самолет бортындагы дүрт кеше үлде. Авария факты буенча җинаять эше кузгатылган. Аны Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе уздыра. Кара тартмалар һәлакәт булган урыннан алынган һәм ДАКның фәнни-техник үзәгенә китерелгән.
Фотосурәт bea.aero сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз