news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Габделхан Әхтәмҗан вафат

Г.Әхтәмҗан – Россиянең атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, халыкара мөнәсәбәтләр тарихы буенча хезмәтләр авторы.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 88нче яшендә Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Габделхан Әхтәмҗан вафат булган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Г.Әхтәмҗан – Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, халыкара мөнәсәбәтләр һәм дипломатия тарихы буенча хезмәтләр авторы. Галимнең 200дән артык фәнни һәм публицистик язмалары дөнья күргән. Аның фәнни-тикшеренү һәм публицистик иҗатында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгына багышланган очерклар аерым урынны били.

Г.Әхтәмҗанның хезмәтләре халыкара мөнәсәбәтләр һәм Россиянең (СССР) тышкы сәясәте, гомуми тарих проблемаларына багышланган.

Ул 25 елдан артык СССР – ГФР җәмгыятендә эшләгән, Россия һәм Австрия дуслык һәм мәдәни элемтәләр җәмгыяте вице-президенты булган.

Профессор Дуслык ордены һәм медальләр (алар арасында Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале дә бар) белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100