news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Кызыл Мәйданда “Ефәк юлы” ралли-рейды старт ала

Узышның бер өлеше Татарстанның Питрәч районы Шәле бистәсе аша уза.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Бүген, 7 июльдә, Мәскәүдә Кызыл мәйданда “Ефәк юлы” ралли-рейды старт ала. Раллида катнашучыларга 10 мең километр юл үтеп, Кытай шәһәре Сианьга кадәр барырга кирәк булачак. 2017 елда катнашучылар составын экспертлар “Ефәк юлы” ралли тарихында “иң йолдызлы” состав дип билгеләгән.

Узышта дүрт “КамАЗ-Мастер” командасы экипажы - Эдуард Николаев, Дмитрий Сотников, Айрат Мәрдиев һәм Антон Шибалов җитәкчелегендә ярыша.

Хәзерге “Ефәк юлы” Россия – Казахстан – Кытай маршруты буенча узачак. Россиядә узышчылар Чабаксарда һәм Уфада, Казахстанда – Кустанай, Астан, Семей, Урджар һәм Карамайда, Кытайда – Өремчә, Хами, Дуньхуан, Цзяюйгуань, Алашань-юци һәм Чжунвэйда булачак. Кытай шәһәре Сианьда финиш булачак.

Ралли катнашучылары Татарстан аша да үтәчәк, алар ярышның бер өлешендә - 9 июльдә 9.00 сәгатьтә - Шәле бистәсеннән старт алачак. Җанатарларга Шәлегә бару өчен Казаннан автобуслар биреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100