news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Кутузов проспектында биш машина белән авариядә өч кеше һәлак

Бәрелешкәннән соң бер автомобильгә ут капкан.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Кутузов проспектында биш машина катнашындагы авариядә өч кеше һәлак булган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Юл һәлакәте Кутузов проспектындагы 24нче йорт каршында килеп чыккан. Нәтиҗәдә, өч кешенең гомере өзелгән. Зыян күргән тагын ике кешене хастаханәгә озатканнар.

Бәрелешкәннән соң, бер автомобильгә ут кабуы хакында хәбәр ителә.

Авариянең сәбәпләре һәм кемнәрнең гаепле икәнлеге ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot