news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә коронавирустан дәваланган Футбол берлеге хезмәткәре хастаханәдән чыкты

Тикшеренүләр аңарда авыру булмавын күрсәтте.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә йогышлы авырулар клиник хастаханәсеннән яңа коронавирус инфекциясе йоктырган беренче пациент чыгарылды. Бу хакта Мәскәү шәһәре сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус белән хәлне мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча оператив штабы хәбәр итә.

Сүз Россия футбол берлеге хезмәткәре Давид Беров турында бара. Кабат тикшеренүләр аның авыру булуына тискәре нәтиҗә күрсәткән.

«Бүген без пациентны хастаханәдән чыгардык, Мәскәүдә беренче тапкыр аңарда коронавирус инфекциясе ачыкланган иде. Җентекле тестлар авыруның булмавын раслады. Хәзерге вакытта пациент сәламәт, вирус авыруының бернинди симптомнары да күзәтелми», — дип сөйләде Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Светлана Сметанина.

Искәртеп узабыз, Россия футбол берлегенең 29 яшьлек хезмәткәре Давид Беров коронавируска шикләнелеп, Мәскәүнең 1нче йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә озатылган иде. Бу хакта «Около спорта» телеграм-каналы хәбәр итте.

Бүгенге көндә Мәскәүдә коронавирус инфекциясе йоктыруның алты очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100