Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә коронавирус аркасында яңа чикләүләр игълан ителде
13 июньнән башлап, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең кимендә 30 процентын дистанцион эш режимына күчерергә киңәш ителде.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада эпидемиологик вазгыять начарлану сәбәпле, яңа чикләүләр кертелүен игълан итте.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, 15-19 июнь көннәрендә шәһәрдә хезмәт хакы саклана торган ял көннәре дип игълан ителде. Әлеге карар ялларда эшләми торган барлык оешма һәм предприятиеләргә дә кагыла. Әмма ул стратегик өлкәгә караган яки шәһәр инфраструктурасы эшен тәэмин итә торган компанияләргә кагылмый.
13 июньнән башлап, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең кимендә 30 процентын, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләрне (прививка ясаткан кешеләрдән кала) дистанцион эш режимына күчерергә киңәш ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз