news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Корбан Гаетенә мөселман мәдәнияте фестивале уздырылачак

Фестивальдә җыелган акчаны "Зәкәт" хәйрия фондына тапшырачаклар.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Мәскәүдә Корбан Гаете уңаеннан "КорбанФест-2018" мөселман мәдәнияте фестивале уздырылачак. 25 августта үтәчәк чара башкаланың Мемориаль мәчетендә була. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Кунакларга бай программа әзерләнгән. Фестивальгә килүчеләр өчен Коръән уку буенча мастер-класс, актуаль темаларга имамнар лекцияләре, Мемориаль мәчет буенча экскурсия уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, намаз укырга өйрәнергә мөмкинлек бирә торган "Бер сәгатькә намаз" акциясе үткәреләчәк. 
 
Мәчет каршындагы мәйданда эшләячәк хәйрия ярминкәсендә мөселман бренды киемнәре һәм бизәнү әйберләре, азык-телек, косметика сатып алырга мөмкин булачак.
 
Балалар өчен аерым мәйданчык булдыру, кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлау да күздә тотыла. 
 
Фестивальдә җыелган акчаны "Зәкәт" хәйрия фондына тапшырачаклар. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100