news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Корбан гаете көнне бәйрәм намазы Җәмигъ мәчетендә генә үтәчәк

Корбан гаетеннән туры трансляция «Россия 1» федераль телеканалыннан алып барылачак.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Быел Мәскәүдә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы Җәмигъ мәчетендә генә үткәрелер дип планлаштырыла. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Галәмәләр шурасы башка мәчетләрдә һәм мөселманнарның җирле дини оешмаларында бәйрәм намазы оештырмаска киңәш иткән. Бу хакта РФ Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге тәкъдим COVID-19 коронавирусы таралуга юл куймау максатын тота. 

Мәгълүм булганча, быел Корбан гаете 31 июльгә туры килә. Голәмәләр мөселманнарга Корбан бәйрәмен гаилә белән өйдә үткәрергә, мөфтинең бәйрәм вәгазен туры трансляция аша тыңларга, намазны өйдә укырга киңәш бирә. 

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак Корбан гаетеннән туры трансляция «Россия 1» федераль телеканалыннан алып барылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100