news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Корбан бәйрәме яңа кагыйдәләр буенча узачак

Мәскәүдә һәм төбәкләрдә Корбан бәйрәмен үткәрү чикләнәчәк.

Мәскәүдә Корбан бәйрәме яңа кагыйдәләр буенча узачак

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Мәскәүдә Корбан бәйрәме яңа кагыйдәләр буенча узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә һәм бөтен дөньяда өч көн дәвамында билгеләп үтеләчәк. Мәскәүдә һәм төбәкләрдә Корбан бәйрәмен үткәрү чикләнәчәк. Мәчетләрдә социаль дистанция сакланырга тиеш. Мәчетләр дин тотучыларның барысын да сыйдыра алмаяк.

«Эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, без кардәшләрдән массакүләм намазга һәм кунакларга йөрмәүләрен, ә өйдә өстәмә догалар укуларын сорыйбыз», - диде Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Альбир Крганов.

Башкала хакимияте һәм мөселман җәмгыяте килешүе буенча, Мәскәүдә шәһәр эчендә корбан чалу тулысынча бетерелгән. Ислам кануннары буенча малларны сую Мәскәү янындагы хуҗалыкларда башкарыла. Корбанга хәтта өйдән чыкмыйча да заказ бирергә була - итне күрсәтелгән адрес буенча алып киләләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot