news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Корбан бәйрәме уңаеннан танылган артистлар чыгыш ясады

Концерт “Рух” продюсерлык үзәге, Мәскәүнең төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм Мәрҗәни фонды тарафыннан оештырылды

(Мәскәү, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Кичә Мәскәүнең “Мир” концерт залында мөселманнарның Корбан бәйрәменә багышланган концерт узды. Концерт иганәчеләр ярдәме белән “Рух” продюсерлык үзәге, Мәскәүнең төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм Мәрҗәни фонды тарафыннан оештырылды.
Тамашачылар белән тулы залда Татарстанның һәм Мәскәүнең танылган артистлары: Зөһрә Шәрифуллина, Идрис Газиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Наилә Фатыйхова, Раяз Фасыйхов, Фирзәр Мортазин, Вадим Захаров, Радик Ефремов һ.б. чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot