news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Корбан бәйрәме уңаеннан кабул итү мәҗлесе үтте

Мәскәүдә Корбан бәйрәме уңаеннан кабул итү мәҗлесе үтте

(Мәскәү, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Мәскәүнең “Мариотт-Аврора отеленең “Петровский” ресторанында Корбан бәйрәме уңаеннан кабул итү мәҗлесе үтте. Аны Россиянең мөфтиләр Шурасы һәм Россия Ислам мәдәни үзәге ( РИМҮ) бергәләп оештырды. РИМҮ президенты Абделвахит Ниязов алып барган бу бәйрәм тантанасында Россия мөселманнарының Ауропа өлеше Дини идарәсе рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады.

Ул үз чыгышында РФ Президенты В.Путинның, Россия Премьер-министры М.Фрадковның, ТР Президенты М.Шәймиевнең, Мәскәү мэры Ю.Лужковның һәм башка дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшлеклеләренең, шулай ук Федерация субъектлары башлыкларының Корбан бәйрәме уңаеннан Россия мөселманнарын котлап җибәргән телеграммаларына карата зур канәгатьлек хисе белдерде һәм Казанның 1000 еллыгына кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталып үтте.

Кабул итү мәҗлесендә 250дән артык кеше катнашты. Алар арасында дин әһелләре, сәяси һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, эшлекле даирәләр һәм дипломатлар катнашты.

Татарстан исеменнән мәҗлестә ТР Президентының Федерация Советындагы вәкиле Филзә Хәмидуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, шулай ук Татарстан Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100