news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Кондратьевны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисенә тәкъдим иттеләр

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Кондратьевны хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләү турындагы указга кул куйды.

Мәскәүдә Кондратьевны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисенә тәкъдим иттеләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). РФ Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьевны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп билгеләргә тәкъдим итте. Әлеге карар бүген Мәскәүдә узган утырышта бертавыштан кабул ителде.

Кондратьев кандидатурасын Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларына комиссия секретаре Майя Гришина тәкъдим итте. Ул Кондратьевның сайлау процессының яңа технологияләрен кертү һәм сайлауларны оештыручыларны укыту процессына җәлеп ителгәнлеген әйтте.

Үз чыгышында Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланган очракта «Бердәм Россия» партиясе әгъзалыгын туктатырга әзер булуын раслады. «Мин бу минем принципиаль позициям дип әйттем инде: әгәр миңа ТР Үзәк сайлау комиссиясе ышаныч күрсәтсә, мин партиядә әгъзалыкны туктатып тору турында гариза бирәчәкмен», — дип искәртте сәясәтче.

Үзенең котлау сүзендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Андрей Кондратьевка Татарстандагы вазгыятьне бәяләргә тәкъдим итте. «Республика җитди, зур. Беренче чиратта, мин сездән комиссия эшенә карата булган барлык дәгъваларны тикшерүегезне, партия һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашуыгызны, массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтә урнаштыруыгызны сорыйм», — диде ул.

«Гражданнарыбыз, Татарстан халкы таләп иткәнчә эшләвегезне телим», — дип өстәде ул.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Кондратьевны хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләү турындагы указга кул куйды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100