news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә композитор Сәйяр Хәбибулинның юбилей концерты була

Юбилярны сәхнәдә Роза Хәбибуллина, Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Илдар Сәлахов, Әлфинә Әхмәтҗан котлаячак.

Мәскәүдә композитор Сәйяр Хәбибулинның юбилей концерты була

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Композитор Сәйяр Хәбибулинның 90 яшьлегенә багышланган «Эзләдем, бәгърем, сине» концерты 7 февральдә Мәскәүдә, Татар мәдәният үзәгендә узачак. Концертның исеме «Эзләдем, бэгрем, сине» җырыннан, композиторның визит карточкасыннан башлана. Беренче булып аны легендар Илһам Шакиров башкарды.

Композитор Сәйяр Хәбибулин гомере буе иҗат иткән. Ул татар җырларына илле лирик көй язган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев катнашында узачак.

Юбилярны сәхнәдә шулай ук Татарстанның атказанган артистлары — Роза Хәбибуллина, Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Илдар Сәлахов, Әлфин Әхмәтҗан; Сөмбел Билалова, Гөлчәчәк Галәмова, Илнур Фәсхетдинов, Тәлгать Хасенов җитәкчелегендәге «Этносаунд» төркеме котлаячак.

Концерт кичке сәгать дүрткә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot