news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә китапханәсендә «Татар халык җәүһәрләре» балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

Иҗади эшләр Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең В. В. Бианки исемендәге 207нче балалар китапханәсендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иҗади котлау әзерләделәр. Яшь авторларның иҗади эшләре «Татар халык җәүһәрләре» дигән мультимедиа күргәзмәсенә куелган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мультимедиалы күргәзмә экспозициясендә балаларның Татарстан башкаласына багышланган рәсемнәре, милли татар костюмнары бизәкләре, пейзаж һәм төрле жанрлардагы эшләр бар.

Татарстанга иҗади котлау әзерләү идеясе татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча чаралар сериясе — күргәзмәләр, татар костюмнары, татар мәдәнияте кичәләре, Муса Җәлил истәлегенә багышланган шигъри марафон уздырганнан соң барлыкка килә.

207нче балалар китапханәсендә «Татар халык җәүһәрләре» иҗади проекты берничә тапкыр узган инде. Китапханәдә әйтүләренчә, мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксына, иҗади эшләрдә катнаша.

Конкурс үз-үзләрен күрсәтү һәм иҗади үсеш мөмкинлеге бирә, татар халкының борынгы мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли. Проект ярдәмендә балалар шактый яңалык белде, Татарстан Республикасының төп истәлекле урыннары белән танышты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100