news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә "Киленкәй” татар гүзәлләре бәйгесе узды

Кунакларга танылган татар дизайнерларының милли киемнәре күрсәтелде.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Кичә Мәскәүдә Татар мәдәният үзәгенең концертлар залында “Калфак туе” бәйрәм концерты узды. Чара кысаларында “Рәхмәт яусын” нота җыентыгын һәм җырчы, композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Наилә Фәтехованың “Без бергә” CD-дискын тәкъдим итү булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Шулай ук кунакларга танылган татар дизайнерларының милли киемнәре күрсәтелде. Моннан тыш “Киленкәй” татар гүзәлләре бәйгесе узды, татар аш-суы конкурсы һәм татар биюе мастер-классы оештырылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot