news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә кикбоксинг буенча Дөнья чемпионына пистолеттан атучы ачыкланган - видео

Профессиональ спортчыны танышы атып үтергән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү полициясе кайнар эзләрдән кикбоксинг буенча 29 яшьлек Дөнья чемпионы Джабраил Джабраиловны үтерүчене ачыклаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Спортчыны үтерүдә аның Төньяк Кавказ төбәгеннән 31 яшьлек танышыннан шикләнәләр. Беренчел мәгълүматлар буенча, 6 ноябрьдә ир-атлар икесе бергә автомобильдә сәүдә үзәге янына килгәннәр, салонда акчага бәйле низаг чыккан. Нәтиҗәдә танышы спортчының күкрәгенә пистолеттан аткан, ә аннары качкан. Джабраилов шунда ук үлгән.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелгән затның авиабилет броньлавын ачыклаган һәм аны Бакуга оча торган самолетта тоткарлаганнар.

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot