news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә керәшеннәрнең беренче тапкыр Раштуа укулары үткәрелә

Анда православие динендә татар телен файдалану, чиркәү йолаларында татар үзенчәлекләре, татар христиан шамаиле кебек темалар күтәрелер дип көтелә.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәүдә беренче тапкыр керәшеннәрнең Раштуа укулары уздырылачак. Ул 25 гыйнварда XXV Халыкара Раштуа белем бирү укулары кысаларында оештырыла. Россия һәм чит илләрдән дин әһелләре һәм дин белгечләре катнашында үткәрелүче әлеге форум белән Россия патриархы Кирилл җитәкчелек итә, дип хәбәр ителә форумның mroc.pravobraz.ru рәсми сайтында.

Быелгы форумда Россиядә яшәүче керәшеннәрнең рухи традицияләренә багышланган аерым секция утырышы булачак. Анда татар православ традицияләре, православие динендә татар телен файдалану, чиркәү йолаларында татар үзенчәлекләре, татар христиан шамаиле кебек үзенчәлекле темалар күтәрелер дип көтелә. Бу утырыш Мәскәүнең көньягында, Кантемиров метросы янындагы Колобашкин урамында урнашкан апостол Фома чиркәвендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100