news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Казанда туып-үскән армия генералы Виктор Еринны искә алдылар

Виктор Ерин катлаулы сәяси һәм социаль реформалар елларында Россия эчке эшләр министрлыгын җитәкләде.

Мәскәүдә Казанда туып-үскән армия генералы Виктор Еринны искә алдылар
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге ТАССРның 100 еллыгында төбәкне торгызуга һәм үстерүгә саллы өлеш керткән, язмышы Мәскәү һәм Казан белән бәйле кешеләрне искә алуны дәвам итә. Казанда туып-үскән, армия генералы Виктор Еринны искә алдылар. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Троекуров зиратында армия генералы һәм Россия Герое Виктор Фёдорович Ерин каберенә чәчәкләр салды.

Тантанада Мәскәүнең Татар автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов, Татарстан вәкиллеге хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге күренекле якташыбыз белән тыгыз, дустанә мөнәсәбәттә булды. Офицерлар клубына нигез салынганнан бирле Виктор Федорович берләшмәнең барлык очрашуларында актив катнашты. Ерин мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан вәкиллеге уздырган башка чараларда да булды.

Виктор Ерин катлаулы сәяси һәм социаль реформалар елларында Россия эчке эшләр министрлыгын җитәкләде. Хокук тәртибе органнары, тышкы разведка хезмәте эшчәнлеген камилләштерүгә зур өлеш кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot