news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “Казан-2013” волонтерлар программасы тәкъдим ителде

Мәскәүдә, эре халыкара спорт ярышлары үткәргәндә, волонтерлар программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе буенча фикер алыштылар

  (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Мәскәүдә эре халыкара спорт ярышлары үткәргәндә волонтерлар программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе буенча фикер алыштылар. Семинарда 2018 елда Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләр вәкилләре катнашты. Казан делегациясе составына ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров һәм аның  урынбасары, “Волонтерлар” юнәлеше кураторы Александр Карпов кергән.

Семинар программасы берничә блоктан тора: очрашуда Россия Федерациясендә спорт өлкәсендә волонтерлар эшчәнлеген законлаштыру, шулай ук соңгы елларда узган ике эре халыкара спорт вакыйгалары – 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада һәм 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарында волонтерлар программасын чынга ашыру тәҗрибәсе турында сүз барды.

Шәһәр волонтерларының эшен оештыруга аерым игътибар бирелде, чөнки спорт ярышлары оештыручы шәһәрнең төп бурычы кунакчыллык һәм уңайлылык мохите тудыру. Андый волонтерлар вазыйфасына шәһәрдә яшәүчеләргә һәм кунакларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү, шәһәрнең мәдәният һәм спорт объектлары, чаралар чорында транспорт логистикасы турында белдерү һ.б. керә. Волонтерлар шәһәр территориясендә урнаштырылган махсус мәгълүмат станцияләрендә эшли.

Семинарда катнашучыларга Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты волонтерлар программасының төп аспектлары тәкъдим ителде. Әлбәттә, программаны эшләү дәвам итә, әмма оештыручылар 20 мең волонтерның ярдәме кирәк булачагын белдерде, дип хәбәр бирде  “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100