Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Каюм Насыйри институты үзәге ачылды
Ачылыш тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин катнашты
(Мәскәү, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә, Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәге ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәскәү Мәгариф департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Михаил Тихонов, Мәскәү көньяк-көнчыгыш автономияле округы префекты беренче урынбасары Александр Найданов, Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Габбасов, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммунакацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат сәркәтибе.
Чара мәктәп ишегалдында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә куелган истәлек тактасына чәчәкләр салудан башланды. Анда Преображение полкында хезмәт итүче Татарстан егетләре дә катнашты.
Аннары мәктәп директоры Лемма Гыйрфанова кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия оештырды, уку сыйныфларын, шулай ук педагоглар коллективы тырышлыгы белән оештырылган музейларны күрсәтте.
Чараның рәсми өлешен Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачты. Ул Каюм Насыйри институты каршында торган максатлар һәм бурычлар хакында сөйләде. Институт үз эшчәнлеген Татарстан җитәкчеләре тарафыннан Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә халыкара мәдәни-белем бирү үзәкләре челтәре аша татар телен тарату өчен башлаган. Хәзерге вакытта институт челтәрен булдыру буенча эшләр алып барыла.
"Һәр татар кешесенә Каюм Насыйри исеме яхшы таныш. Ул бөтен гомерен мәгърифәткә багышлаган, татар һәм рус милләтләрен якынайтырга тырышкан, галим-энциклопедияче булган. Без бу проект озак дәвам итәр дип өметләнәбез. Якын арада үзәк тулы көченә эшли башлый, аны бу мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкләячәк. 19 декабрьдә шундый ук үзәк Казакъстанның Астана шәһәрендә дә ачыла", - диде Рәдиф Җамалетдинов.
Институт директоры аңлатып узганча, эш чит ил институтлары тәҗрибәсенә таянып оештырла, Гете, Сервантес, Конфуций, Юныс Әмре институтларыда үз эшчәнлекләрен шундый форматта алып бара. Рәдиф Җамалетдинов Мәскәү шәһәре Мәгариф департаменты, Мәскәү шәһәренең көньяк-көнчыгыш автономияле округы префектурасы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчеләренә үзәкне ачуга булышканнары өчен рәхмәт белдерде.
1186 нчы мәктәп директоры Лемма Гирфанова әлеге институтның беренче үзәге нәкъ менә алар мәктәбендә ачылу үзләре өчен бик зур дәрәҗә булганны белдерде. "Без үзебезгә бик зур җаваплылык бирелгәнне аңлыйбыз. Сезнең ышанычны аклар өчен, кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышырбыз", - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп узганча, Каюм Насыйри 19 нчы гасырның икенче яртысында татар мәгърифәтчелеге өчен бик күп нәрсә эшләгән, ул чорның тарихына һәм белем бирү процессына зур өлеш керткән. "Аның исемендәге институт төзү фикере Казан федераль университетында туды. Андый үзәкләр челтәре бөтен дөнья буйлап таралачак. Әмма безнең өчен бу эшнең Мәскәүдә, Россия башкаласында башлануы мөһим булды. Владимир Путин да Федераль Җыенга еллык юлламасында безнең күп милләтле, күп конфессияле илебездә этномәдәни тәрбия бирү мәсьәләсен аерым билгеләп үтте", - диде ТР Дәүләт Советы спикеры.
Михаил Тихонов чыгышында ассызыклаганча, Мәскәү һәм Татарстан мәгариф системаларын анык нәтиҗәле эшләр бәйли. "Татарстанда һәм Мәскәүдә Россиядә беренчеләрдән булып, мәгариф системасын модернизацияләү процесслары башланды. Мәктәптә мәдәни-белем бирү үзәге ачылу - ул зур вакыйга, чөнки мәгърифәт һәм мәдәният артык була алмый. Каюм Насыйри татар балаларына гына рус теле өйрәтеп калмаган, ә провославияле семинаристларны да татар мәдәнияте белән таныштырган. Мәскәү шәһәре Мәгариф идарәсе бу үзәкнең ярдәмчесе булачак", - дип белдерде ул.
ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 1186 нчы мәктәп директоры Лемма Гыйрфановага Рәхмәт хаты һәм интерактив комплект сатып алуга сертификат тапшырды.
Каюм Насыйри үзәге мәктәпнең аерым бинасында эшләячәк. Институт үзәкне дәреслек, энциклопедия, сүзлекләр белән тәэмин иткән. Тиздән кирәкле җиһазлар урнаштырылачак. Үзәк эше кысаларында татар телен өйрәтү буенча бушлай курслар, Казан педагоглары лекцияләре, фәнни конференцияләр оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз