Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә "Кара пулат" операсы премьерасын күрсәтүгә багышланган иҗади кичә уза
Чарада опера-легенданың әйдәп баручы солистлары катнашачак.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 11 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең «Дом на Патриарших» мәдәният йортында "Кара пулат" опера-легендасы премьерасын күрсәтүгә багышланган иҗади кичә уза. Чара программасында опера-легенданың әйдәп баручы солистларының татарлар җәмгыяте вәкилләре, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшьләре белән очрашуы каралган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Кара пулат" опера-легендасы 12 октябрьдә Мәскәүнең Кече дәүләт академия театры сәхнәсендә беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Опера музыкаль әсәр либреттосы авторы - Татарстан Республикасы халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның 75 яшьлек юбилеена багышлана.
Мәскәүдә "Кара пулат" опера-легендасын күрсәтүне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз