news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә кар яву аркасында "Аэрофлот" үз очкычларын рейсларга чыгармый

7 ноябрьдә дә синоптиклар Мәскәүдә буранлап, көчле кар явачагын фаразлый, шуңа күрә тагын 15ләп рейс кичектерелә.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 6 ноябрьдә һава шартлары аркасында, көн дәвамында күп кар яуганга Мәскәүнең "Шереметьево" аэропортында "Аэрофлот" авиакомпаниясе кичкә һәм иртәнгә билгеләнгән 60лап рейсны тоткарлады. 20ләп рейс, гомумән, кичектерелгән, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.

6 ноябрьдә пассажирлар Осло, Копенгаген, Минеральные Воды һәм Иркусткига оча алмаган. 7 ноябрьдә дә синоптиклар Мәскәүдә буранлап, көчле кар явачагын фаразлый. Шуңа күрә Чаллыга, Волгоград, Төмән, Түбән Новгород, Минск, Оренбург, Таллин, Париж, Ставрополь, Франкфурт, Краснодар, Мурманск, Пермь, Вильнюска очып булмаячак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot