news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “КАМАЗ” Директорлар советы утырышы узды

Директорлар советы 2009 елның 9 аенда “КАМАЗ” оешмаларының бизнес-план үтәлешен һәм ел ахырына кадәрге фаразларны карады

(Чаллы, 12 ноябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Кичә Мәскәүдә “КАМАЗ” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков та катнашты.
Директорлар советы 2009 елның 9 аенда “КАМАЗ” оешмаларының бизнес-план үтәлешен һәм ел ахырына кадәрге фаразларны карады. Бу мәсьәлә буенча “КАМАЗ” ААҖ генераль директорының финанслар буенча урынбасары Гөлүзә Иманова һәм “КАМАЗ” ААҖ маркетинг һәм реклама буенча директоры Ашот Арутюнян доклад белән чыгыш ясады.
Доклад тәмамлангач, Директорлар советының ирекле әгъзасы Терренс О`Рок аудит буенча комитет исеменнән компания җитәкчелегенең акча агымы һәм әйләнештәге капитал белән идарә итүдә, шулай ук кризис чорында чыгымнарны киметү программасын гамәлгә ашыру буенча ирешкән нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Аны Директор советы әгъзасы, Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков хуплады һәм “КАМАЗ”ның клиентлар белән актив эшләве нәтиҗәсендә ачык базарда сату кимегән чорда предприятие зур корпоратив һәм дәүләт заказлары исәбенә чыгымнарны каплый алды, ә “КАМАЗ”ның финанс тотрыклылыгын саклау Чаллы шәһәрендә социаль тотрыклылык залогы, дип ассызыклады ул.
Утырышта уртак предприятиеләрне үстерү мәсьәләсенә зур игътибар бирелде. Директор советы “КАМАЗ” ААҖ һәм “Даймлер АГ” катнашында оештырыла торган уртак препдриятиеләрнең стратегиясе һәм агымдагы статусы турында доклад тыңлады, дип белдерделәр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “КАМАЗ” ААҖнең матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100