news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр китерү тантанасы була

Чара, фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне уңаеннан, оештырыла

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 11 апрель, фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итүнең халыкара көнендә 12.00дә, Мәскәүдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил (1906-1944) һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Чараны ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра. Тантанада теләге булган һәркем катнаша ала, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд тоткыннары баш күтәрә. Бу көн Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итүнең халыкара көне дип игълан ителгә.

Искәртеп үтик: татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил язмышы да фашист концлагерьлары белән бәйле. 1941 елның июль аенда ул армиягә алына. Башта Казан гарнизоны хәрби частенда рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган 6 айлык курсларга укырга җибәрелә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган “Отвага” исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. Тоткынлыкта ул яшерен оешма төзеп, фикердәшләре, көрәштәшләре белән бергә фашизмга каршы героик көрәш алып бара. Польша территориясендә тоткын татарлардан төзелгән беренче батальон ук 1943 елның 23 февралендә Белоруссиядә паризаннар ягына күчә. Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимергеч эш» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәшенең, аерым алганда, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фуат Сәйфелмөлеков, Фуат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнашев, Сәлим Бохаровның гомерләре өзелә. Гильотина аша үткәрелгән каһарманнар үлемсезлеккә юл ала...

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100