news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә күпфункцияле үзәктә бер ир-ат атыш оештырган, үлүчеләр бар

Сак хезмәткәре битлек киюне сорагач, ир-ат ата башлаган.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында күпфункцияле үзәкләрнең берсендә бер ир-ат атыш оештырган. Сак хезмәткәре битлек киюне сорагач, ир-ат ата башлаган.

ТАСС чыганакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, бер кеше үлгән, тагын бер кеше зыян күргән. Бу хәлнең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Мәскәү мэры Сергей Собянин социаль челтәрдә үз битендә хәбәр иткәнчә, фаҗига «Рязанский» күпфункцияле үзәгендә булган. Анда ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән. Үтерүчене тоткарлаганнар. Хәзер табиблар зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100