news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Көнчыгыш музеенда Россия һәм Көнчыгыш сәнгать багланышлары күргәзмәсе ачыла

Экспозициядә Ш.Мәрҗани фондыннан картиналар да урын алган.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Мәскәүдә Көнчыгыш музеенда Россия һәм Көнчыгыш сәнгать багланышларына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

7 марттан 8 апрельгә кадәр Көнчыгыш дәүләт музеенда “Зәңгәр розадан алтын гранатка кадәр. ХХ гасырның беренче яртысында рус сәнгатендә Көнчыгыш сурәте” күргәзмәсе тәкъдим ителә.

Көнчыгыш музеенда ачылачак күргәзмә Россия һәм Көнчыгыш сәнгать багланышларына багышланган.

Экспозиция нигезендә Көнчыгыш дәүләт музее коллекциясе тора. Ул Третьяковский дәүләт галереясы, А.Н.Радищев исемендәге Саратов дәүләт музее, Ш.Мәрҗани исемендәге фонд картиналары белән тулыландырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot