news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “Көнчыгыш калейдоскобы” фестивале узачак

15 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә “Көнчыгыш калейдоскобы” этник фестивале була.

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). 15 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә “Көнчыгыш калейдоскобы” этник фестивале була. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальдә балалар һәм өлкәннәр милли бию коллективлары чыгышы, этник киемнәр коллекциясен тәкъдим итү, милли ризыклар һәм көнчыгыш тәм-томнары белән табын әзерләү осталыгы дәресләре булачак.

Биредә теләге булган һәркем лезгинка, татар, рус, үзбәк, таҗик һәм башка милләт биюләрен өйрәнә алачак. Күргәзмәләр һәм этнотурлар Мәскәүдә яшәүче төрле милләт халкының тормыш рәвешен яктыртачак.

Бәйрәмнең яшь кунакларына эбра буенча (суда рәсем ясау) уникаль мастер-класс алу мөмкинлеге һәм төрле уеннар каралган.

Әлеге чара “Күпмилләтле Мәскәү — игелекле күршеләр шәһәре” проекты кысаларында Россия Президенты гранты ярдәмендә әзерләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100