news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була

“Татар халык әдәбияты һәм тарихы буенча актуаль сораулар”, “Татарстанда кинематография торышы һәм үсеш перспективалары” темасын башкалада яктырталар.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә Казан университеты профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була. Бу турыда Россиядә Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге хәбәр итә.

Шулай ук киносценарист Мансур Гыйләҗев, филология фәннәре кандидаты, Казан университеты доценты Миләүшә Хабетдинова да лекция укыячак.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 19 гыйнварда Татарстан кунаклары ике теманы яктыртачак: “Татар халык әдәбияты һәм тарихы буенча актуаль сораулар” һәм “Татарстанда кинематография торышы һәм үсеш перспективалары”. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100