news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә ир белән хатын үлеме буенча җинаять эше ачылган

Фаҗига бүген иртән Башиловская урамындагы азык-төлек кибете янында булган.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Мәскәүдә ир-ат һәм аның элеккеге хатыны үлеменнән соң, “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта "Интерфакс"  хәбәр итә.

Фаҗига Мәскәүдә бүген иртән Башиловская урамындагы азык-төлек кибете янында булган. Ир-ат элеккеге хатынын аткан һәм аннан үзенә кул салган, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100