news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә җир асты парковкасында янгын аркасында 400дән артык кеше эвакуацияләнгән

Бер кеше зыян күргән.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүнең төньягындагы торак йортлардан җир асты парковкасындагы янгын аркасында 400дән артык кеше эвакуацияләнде. Ачыкланган мәгълүматлар буенча, бер кеше зыян күргән. Бу хакта РИА Новостига Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Йортлардан 400дән артык кеше эвакуацияләнгән, бер кеше хастаханәгә салынган», - диде агентлыкның әңгәмәдәше.

«Төгәлләштерелгән мәгълүматларга караганда, янгын мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә», - диде Агентлыкның әңгәмәдәше.

Соңрак ачыкланган мәгълүматлар буенча, янгын 11.16 сәгатьтә сүндерелгән, - диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot