news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Иосиф Кобзон белән хушлашалар

Артист Мәскәүнең Востряковский зиратында җирләнәчәк.

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүнең Чайковский исемендәге Концерт залында Иосиф Кобзон белән хушлашу чарасы уза. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

“СССРның халык артисты Иосиф Давыдович Кобзон белән хушлашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, хушлашу чарасы, бүген 8.00 сәгатьтә башланды”, - дип хәбәр иттеләр Дәүләт Думасы матбугат хезмәтендә.

Гражданнар җеназасы 12.00 сәгатьтә башлана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Артист Мәскәүнең Востряковский зиратында җирләнәчәк.

  • СССРның халык артисты Иосиф Кобзон 30 августта 80 яшендә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot