news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә инновацияләр күргәзмәсендә Иннополис проектын тәкъдим итәләр

Иннополис стендын эшләүчеләр Россиядә беренче IT-шәһәр төзү концепциясе турында сөйләячәкләр

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 14-16 октябрьдә "Ачык инновацияләр" халыкара форумы кысаларында, Мәскәү технополисында узачак Open Innovations Expo күргәзмәсендә IT-белгечләр өчен Иннополис шәһәрен тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Open Innovations Expo - Россиядә инновацияләр һәм инновацияләр эшчәнлеген популярлаштыру, алдынгы эшләнмәләрне күрсәтү һәм инновацияле эшмәкәрлек экосистемаларын формалаштыру өчен оештырылган халыкара мәйданчык.

Иннополис стендын эшләүчеләр Россиядә беренче IT-шәһәр төзү концепциясе турында сөйләячәкләр һәм һәр кунакка өстәлгән чынбарлык технологияләрен файдаланып ясалган буклетлар бүләк итәчәкләр. Буклет хуҗалары махсус кушымта ярдәмендә, булачак шәһәрне 3D форматында күрә алачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100