Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Илгиз Зәйниев автордашлыгында куелган спектакльнең премьерасы булды
«Хуҗа Насретдин» спектакленең режиссеры һәм авторларның берсе - Тимур Бекмамбетов.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илгиз Зәйниев үз авторлыгында Мәскәүнең Милләтләр театрында куелган «Хуҗа Насретдин» спектакленең премьерасында булган.
«Бик җылы, моңсу, фәлсәфи һәм шәрыкъ рухлы булган», — диде ул курчак спектакле турында «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Хуҗа Насретдин» спектакленең режиссеры — Тимур Бекмамбетов. Пьеса авторлары да Илгиз Зәйниев белән бергә Тимур Бекмамбетов үзе. Ул аны Зөя утрау-шәһәрчегендә Илгиз Зәйниев сценарие буенча 2019 елда ук куйган иде. Спектакль «Живой город» фонды проекты ярдәмендә «Свияжск АРТель» лабораториясе кысаларында узды.
Милләтләр театрында спектакль курчак театры жанрында куелган. Тимур Бекмамбетовның бу жанрда дебют эше. Курчаклар Евгений Миронов, Чулпан Хаматова, Константин Хабенский, Елизавета Боярская тавышы белән сөйләшә.
Спектакльдә бер Казан егете дә катнаша. Ренат Шәймәрданов Казанда укыган, хәзер Образцова театрында эшли.
Җәй көне «Хуҗа Насретдин» спектакленең Казанга килүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз