news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә илче Андрей Карлов белән хушлашалар

2013 елдан Россиянең Төркиядәге илчесе булган Андрей Карлов белән хушлашу чарасы Россия Чит ил эшләре министрлыгының төп бинасында уза.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ") Бүген Мәскәүдә Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов белән хушлашалар. Россия хакимияте вәкилләре катнашында хушлашу чарасы Россия Чит ил эшләре министрлыгының төп бинасында уза, дип хәбәр итә ТАСС.

Мәгълүм булганча, 2013 елдан Төркиядә илче булып эшләүче Андрей Карлов 19 декабрьдә Анкарада "Россия Калининградтан Камчаткага кадәр сәяхәтче карашы аша" күргәзмәсен ачу вакытында террорист кулыннан һәлак булды. 21 декабрьдә Россия Президенты Указы белән илчегә үлеменнән соң Россия Герое исеме бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100