news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә — Илһам Шакировның юбилей концерты

Анда танылган артистлар катнашуы да көтелә

 (Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). 13 март көнне Мәскәүнең Кремль Дәүләт сараенда легендар җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның юбилей концертын уздыру планлаштырыла. “Җырларда тормыш һәм илһам...” дип аталган программа җырчының 80 яшьлек юбилеена багышлана.

Бәйрәм чарасында Салават Фәтхетдинов, Ренат Ибраһимов, Хәния Фәрхи, Альберт Әсәдуллин, Алсу, Зөһрә Шәрифуллина һ.б. бик күп артистлар катнашуы көтелә, дип хәбәр итә “Москва Татарская” сайты .

Искәртеп үтәбез: Илһам ага Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туган.

1954 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң, 1960 елдан алып, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солист-вокалисты булып санала.

Илһам Шакиров - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, ТРның Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган шәхес. Ул, шулай ук, “Алтын Апполон” бүләгенә дә ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot